Николай Баскаков - тел галиме |
|
|
|
Пәнҗешәмбе, 08 Март 2012 | Караулар : 14672 |
|
Николай Александр улы Баскаков (рус. Николай Александрович Баскаков) — төрки халыклар белгече, фәлсәфә фәннәре докторы.
Николай Баскаков Архангельск өлкәсенең Солевычегодск шәһәрендә туган. Ул 1929 елда Мәскәү университетын тәмамлый. Укыганда ук аның телләр өйрәнүгә сәләте зур булуы ачыклана. Николай Александрович үзенә төрки телләр өйрәнүне максат итеп куя. 1930-1931 елларда Н.Баскаков төрки телләрне өйрәнү өчен Каракалпак республикасында командировкада була. 1931 елдан яшь галим Мәскәүдәге Көнчыгыш халыклары университетында лингвистик комиссиядә эшли. 1937 елдан исә СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында хезмәт итә. Аның бу елларда төрки телләрнең тарихы, диалектологиясе, лексикографиясе буенча зур хезмәтләре дөнья күрә. Ул шулай ук каракалпак, нугай, алтай телләренең морфологиясе, синтаксисы буенча тикшерү алып бара.
Н. Баскаков төрки-урыс теле сүзлекләре төзү өстендә күп эшләде. Төрки телләренең тарихын тикшерү өчен яңа классификация тәкъдим итте.
Николай Баскаков 1996 елда Мәскәүдә вафат булды. |
Артка
|